«Күңелдә туган сүзләр» әдәби-музыкаль очрашу (6+)

1 октябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь һәм журналист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рахмай Хисматуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган «Күңелдә туган сүзләр» дигән әдәби-музыкаль очрашу узды. Чара барышында катнашучылар талантлы язучы һәм тугыз китап авторының тормыш һәм иҗат юлы белән таныша алды. Аның әсәрләре татар теле дәреслекләренә дә кертелгән. 

встреча литературныаа
IMG_2879
IMG_2886
IMG_2899
IMG_2908
IMG_2918
IMG_2923
IMG_2931
IMG_2937
IMG_2945
IMG_2954
IMG_2957
IMG_2970
IMG_2975

Очрашуда Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин үзенең чыгышында: «Рахмай Хисматуллин 1990 елдан алып 1997 елга кадәр шәһәрнең язучылар оешмасын җитәкләде. Ул беренче көннән үк, төрледән-төрле идеяләре белән баетып, шәһәрнең әдәби даирәсе үсеше өчен хезмәт куйды. Хәзерге вакытта язучының иҗаты аз өйрәнелгән. Киләчәктә аның әдәби мирасы тупланып басылып чыгар дип ышанабыз», дип белдерде.
Түбән Кама шәһәреннән килгән кунаклар үз истәлекләре белән уртаклашты: алар арасында язучы Фәтхулла Абдуллин, «Кама таңнары» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина һәм берләшмә әгъзалары Фәнүзә Сабирова, Васил Камалов бар иде. Ф. Абдуллин рассказал, о том, что Р. Хисматуллинның 12 ел дәвамында берләшмәне җитәкләве һәм үз тирәсенә яшь һәм талантлы язучыларны җыя белүе турында сөйләде. «Ул үз халкына тугры калып яшәде һәм эшләде. Аның сценарийлары буенча  «Җидегән чишмә» берләшмәсенең әдәби кунакханәсе кысаларында күпсанлы очрашулар уздырыла иде, – диде очрашуның кунагы. Үз чыгышында Фәнүзә Сабирова нәкъ менә Рахмай Хисматуллинның мәктәп елларында үзендә әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләве турында билгеләп үтте.  
Язучылар Мансур Сафин, Зөләйха Минһаҗева беренче тапкыр аның белән танышулары, Р.Хисматуллин белән иҗади дуслыкларын искә төшерде. Язучы Рафис Сәлимҗанов Р. Хисматуллинның «Аргамак» журналы тарихында әһәмиятле урын влып торуын ассызыклап үтте.

Чарада катнашучылар әдәбият тарихы музее фондында сакланучы язучының 50 яшьлек юбилеена багышланган иҗади кичәгә сценарийлар җыентыгы белән танышты. Әлеге җыентык үз эченә Рахмай Хисматуллинның ноталар белән җырларын ала. Аның «Тот рульне, шофер, тот туры!» дигән танылган җыры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова тарафыннан акапель башкарылды. 1 нче санлы «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 54 нче гимназия укучысы Алмаз Шәкүров башкаруында Р. Хисматуллинның шигырьләре яңгырады. 

Чараны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, кайчандыр Рахмай Хисматуллин бергә эшләгән һәм аралашкан Роза Галимулла кызы Хәмидуллина алып барды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: