«Галәм белән элемтәдә»: әдәби-музыкаль очрашу (12+) Анонс!

27 март көнне 14.00 сәгатьтә Үзәк китапханәнең ВКонтакте төркемендә туры эфирда шәһәребезнең яңа буын әдәби һәм музыкаль төркемнәренең иң танылган бер вәкиле – автор-башкаручы Диана Аписарова белән очрашырга тәкъдим итәбез.
…Шигъриятне ярату өчен!
Шигърият белән яшәү кирәк!
Үз иҗаты турында шулай ди Диана Аписарова. Һәм аның белән килешмичә мөмкин дә түгел! Һәр буын әдәбият һәм сәнгатьтә үзе өчен үз юнәлешен сайлавына карамастан, теләсә кайсы дәвер шагыйрен бер нәрсә – шигърияткә чиксез мәхәббәт берләштерә. Шулай ук һәр шагыйрь бар нәрсәдә матурлык күрә белергә тиеш, һәм Диананың шигырь һәм җырларына караганда – ул чын шагыйрь. Көйләрне дә үзе язуын исәпкә алсак, аны чын рәссам – каләм һәм уен коралы кыллары рәссамы дип атарга була. 
Сез дә трансляциягә кушылыгыз!

 

Поделиться: