«Хыяллар чынга ашсын!» әдәби-музыкаль очрашу (12+)
Шәһәр үзәк китапханәсендә «Хыяллар чынга ашсын! исеме астында «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, язучы, күп кенә шигырьләр һәм хикәяләр авторы Фәйрүзә Шәрипова белән әдәби-музыкаль очрашу узды. Чара барышында балалар аның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белән танышты. Ул үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты һәм «Урман маҗаралары» дигән яңа китабын тәкъдим итте. Аның барлык әсәрләре балаларга мәхәббәт белән язылган, ә иң мөһиме, аларда гаҗәеп һәм мавыктыргыч маҗаралар бәян ителә. Әдәби-музыкаль очрашуның махсус кунагы буларак «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә, рәссам, автор-башкаручы Фәридә Сәхабиева чакырылган иде. |