«Кабатлана ала язлар да…» әдәби-музыкаль очрашу (18+)

29 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрь, журналист, популяр җырлар авторы Нияз Акмалның тууына 70 ел тулуга багышланган «Кабатлана ала язлар да…» дигән әдәби-музыкаль очрашу узды. 
Очрашуда Казан, Уфа шәһәрләреннән һәм Сарманнан язучылар һәм шагыйрьләр катнашты. Шагыйрә, С.Сөләйманова һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Илсөяр Ихсанова, үзенә әдәбият дөньясына юлны күрсәткәне өчен, Нияз Акмалга рәхмәте зур булуын белдерде. Язучы, балалар шагыйре, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, Г.Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон язучының талантын ассызыклап узды һәм республика газеталарында Нияз Акмал белән бергә эшләгән вакыттагы истәлекләре белән уртаклашты. Г.Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе лауреаты, халык шагыйре Газинур Морат, шагыйрь, прозаик, драматург, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәфис Корбан, «Мәдәни җомга» газетасы мөхәррире, язучы, Г.Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамов, ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, Г.Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин татар әдәбиятында Нияз Акмал иҗади мирасының ролен билгеләп үттеләр. Уфа шәһәреннән шагыйрә, Н.Нәҗми, Ф.Кәрим исемендәге премияләр лауреаты Фәния Габидуллина яшьлек дустына багышланган шигырьне укыды.  Шулай ук чарада «Казан утлары» әдәби журналының баш мөхәррире, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин, Татар-информ журналисты Рифат Каюмов, «Татарстан» ДТРКнең төшерү төркеме катнашты.

акмал
IMG_0223
IMG_0224
IMG_0231
IMG_0234
IMG_0238
IMG_0247
IMG_0249
IMG_0254
IMG_0264
IMG_0269
IMG_0275
IMG_0281
IMG_0284
IMG_0297
IMG_0312
IMG_0318
IMG_0320
IMG_0332
IMG_0334
IMG_0336
IMG_0339
IMG_0341

Танылган музыкант, С. Рәфыйков премиясе лауреаты, язучының балачак дусты Геннадий Максимов Нияз Акмал белән бергә укыган вакытларыннан истәлекләре белән уртаклашты. 
ТРның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актрисасы Фәридә Сафина Н.Акмал сүзләренә язылган җырны акапельгә башкарды һәм автор белән шәхсән таныш булуы турында сөйләде.  

Н. Акмалның туган-тумачалары – бертуган сеңлесе Энҗе, бертуган энесе, журналист, Нәсим Акмал, бертуганының кызы, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Айсылу Сәлимова рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм шагыйрь турында истәлекләре белән уртаклашты. 
Сарманнан кунакка якташлары, якыннары, «Сарман таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм җитәкчесе Рәйханә Мирсәитова һәм Сарман муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Афзалетдинова Лилия Гайсә кызы килде.
Очрашу дәвамында композитор, Атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Риф Гатауллин, ТР Атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, ТР Атказанган артисты Айдар Тимербаев һәм популяр артист Нияз Хәмәтшиннар башкаруында Нияз Акмал сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Чара азагында тамашачыларга Нияз Акмалның үз шигырьләрен укыганның аудиоязмаларын ишетү мөмкинлеге булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: