Шәһәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә (18+)

Хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр һәм шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләренең Чаллы каласы көненә багышланган әдәби-музыкаль очрашуы бик ямьле һәм күңелле узды. 

ко дню города
1af895ac-dca6-4748-892d-1511d87139b0
98a0b8cf-0570-46af-9ba3-552841ab0177

Чаллы сәнгать көллияте укытучысы, пианист Зилә Ардаширова башкаруында Гершвин һәм Бабаджанян әсәрләре яңгырады. Людмила Васильевна Ваганова үзе язган шигырьләрен укыды. Гүзәл Блинова һәм Наталья Будина башкаруында китапханәнең даими укучысы Анатолий Леонидович Леднев шигырьләренә иҗат ителгән җырның премьерасы яңгырады. Ял итүчеләр шәһәребез тарихына багышланган викторинада катнашты. «Gold Star» балалар бию студиясе солисты Настя Иванова «Урман әкияте» биюе белән чараны тагын да ямьләндерде. Очрашу гитара уйнавы астында бергәләп романслар җырлау белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: