«Җырлар, проза һәм шигырьләр» әдәби-музыкаль очрашу (12+)

12 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Җырлар, проза һәм шигырьләр» исеме астында «Лебедь» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Россия язучылар берлеге, ТР язучылар берлеге һәм Россиянең әдәби фонды әгъзасы Ольга Кузьмичева-Дробышевская белән әдәби-музыкаль очрашу узды. 

Ольга Владимировна укучыларга «Музыкаль диктантлар» дигән яңа лирик җыентыгын тәкъдим итте. Очрашу кунагы тамашачылар күңелен үзенең ачыклыгы белән яулый алды, шигырьләр, аның һәм башка авторларның шигырьләренә башкарылган җырлар белән үзенә гашыйк итте. Ольга Владимировна чыгышында яшьләр игътибарын тирән лирик хисләр, самимилек һәм ихласлылык җәлеп итте.  

дробышевская
IMG_0411
IMG_0416
IMG_0418
IMG_0435
IMG_0436
IMG_0440
IMG_0409
IMG_0441
IMG_0452

«Музыкаль диктантлар» – ул авторның шигырьләр һәм нәфис-документаль хикәяләр белән чагылдырылган рухи дөньясы. Һәр әсәрнең һәр юлында сурәтләгән үз тарихы бар. Автор җиткергән үткәннәр турында уйланулар, туганнар турында хатирәләр, дуслык, мәхәббәт, борчылу һәм әрнү тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: