«Хыяллар артыннан»: әдәби-музыкаль очрашу (18+)

Һәрберебездә сәяхәт һәм маҗаралар турында хыялланучы романтик яши. Әгәр тиз арада гына юлга чыгу мөмкинлеге булмаса, яраткан китабыңа кереп чумып, үз теләгеңне тормышка ашырырга була. 

Шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Ветеран» пансионатында ял итүчеләр өчен бөек романтик һәм хыялый, «Бегущая по волнам» романы» повесть-феериясе һәм тагын бик күп гаҗәеп әсәрләр авторы Александр Гринның туган көне уңаеннан  «Хыяллар артыннан» дигән әдәби-музыкаль очрашу уздырды. 

Чара Владимир Ланцбергның «А зря никто не верил в чудеса» дигән күпләрнең яраткан җыры белән башланып китте. Тамашачылар авторның тормыш юлыннан аз билгеле булган мәгълүматлар һәм диңгездә йөзүенең кыскача тарихы белән танышты. 

Николай Гумилев, Игорь Северянин, Всеволод Рождественский, Пушкин һәм Лермонтовларның диңгез һәм вакыт киңлегендә ерак сәяхәтләргә багышланган шигырьләре яңгырады.  

Ял итүчеләрнең игътибарына Щербаковның «Капитаны», «Арго» ансамбленең «Иверия», «Мельница» төркеменең «Дороги», Булат Окуджаваның «Пиратская лирическая» җырлары тәкъдим ителде.

Очрашу танылган «Как здорово, что все мы здесь сегодня собрались» җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.

Поделиться: