«Мимоза исе таралган көн» әдәби-музыкаль программа (18+)

6 мартта, иң матур язгы бәйрәм 8 март якынлашканда, 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Гармония» клубы әгъзалары өчен «Мимоза исе таралган көн» дигән әдәби-музыкаль программа уздырды. Иң җылы һәм назлы котлау сүзләреннән соң, шагыйрьләр Лариса Рубальская, Роберт Рождественский, Андрей Дементьев, Евгений Евтушенконың хатын-кызларга багышланган шигырьләрен тыңладылар. Алга таба композитор һәм җырчы Юрий Антоновның иҗаты белән таныштылар һәм бик теләп караоке астында аның җырларын җырладылар. Катнашучылар гүзәл затларны күңелле шаяртулар, «Сезгә телеграмма», «Музыкаль гөлләмә», «Кем беренче нотадан таный» бәйгеләре белән күңел ачтырдылар. Чара бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды. 

Поделиться: