«Җырларда тормыш»: әдәби-музыкаль композиция (12+)

27 май көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан Л.Б. Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы укучылары өчен танылган шагыйрь, Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты Лев Ошанинның тууына 110 ел булуга һәм бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җырларда тормыш» әдәби-музыкаль композициясе үткәрелде. 

Чара барышында укучылар өлкән буынга яхшы таныш, әмма хәзерге яшьләргә исеме бик үк билгеле булмаган шагыйрь, күп җырлар авторы Лев Ошанин белән танышты. 70 тән артык шигъри, шигырь-повесть һәм пьесалар авторының гаҗәеп, әмма катлаулы тормыш юлы турында тыңлады. Балалар ошанин шигърияте дөньясына кереп чумды. Уйлары белән төньяк полюста, далада һәм эссе чүлдә булды. Алып баручы Л.Ошанинның иҗади биографиясе илебез тарихы белән бәйле булуын, шунлыктан аның шигырьләрендә, балладаларында һәм күпсанлы җырларында да чагылыш табуын билгеләп үтте. «Безнең ишегалдында», «Аһ, Наташа», «Мин тылсымчы булып эшлим» дигән видеоклипларны карау Л.Ошанин шигырьләренә язылган җырларны башкаруны дәрәҗә дип санаган Т. Миансарова, И. Кобзон һ.б. башкаручылар турында сөйләү белән үрелеп барды. Сугыш чорында һәм тыныч тормышта яратып башкарылган җырлар катнашучыларны аеруча кызыксындырды. Укучылар шул дәһшәтле сугышта халкыбыз кичергән югалтулар һәм җиңүгә ышаныч турында уйландыручы «Эх, дороги» җырын тыңлады. Лев Ошанинның гади тел белән язылган дулкынландыргыч һәм тетрәндергеч юллары чарада катнашучылар күңелләрендә урын алды һәм яшь буын бу әсәрләрне онытмас дип ышанып калабыз. 

Поделиться: