«Тормышым халкымда җыр булып яңгырады» әдәби-музыкаль композициясе (6+)

10 февральдән алып 17 февральгә кадәр 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары өчен татар шагыйре М.Җәлилгә багышланган «Тормышым халкымда җыр булып яңгырады» дигән әдәби-музыкаль композиция уздырды.

1770718496023
1770724074866
4л
1770724074871

Балалар зур кызыксыну белән Муса Җәлилнең кайда тууы һәм үсүе, кайчан шигырьләр яза башлавы турында сөйләгәнне тыңлады. Чыгыш презентация белән үрелеп барды, аның барышында балалар шагыйрьнең әти-әнисе белән танышты. Аның фаҗигале һәм героик язмышы турында белделәр. Чарада катнашучылар «Хуш, акыллым», «Вәхшәт», «Оеклар» шигырьләрен дулкынлану һәм тетрәнү белән тыңлады.
Чараның йомгаклау өлеше шагыйрь исеме белән бәйле истәлекле урыннарга, кайсы шәһәрләрдә М.Җәлилгә һәйкәлләр булуы, аның Мостафа авылындагы һәм Казандагы музейлары турында мәгълүматка багышланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: