«Миңа тормыш бүләк итүче»: әдәби-музыкаль композиция (12+)

«Ана мәхәббәтеннән дә изгерәк һәм ихласрак берни юк»
                                                                                     В.Г. Белинский

Яз тамчылары тама башлауга бар дөнья иң күркәм һәм ямьле бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм якынлашкан көннәрдә 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре әниләргә багышланган «Миңа тормыш бүләк итүче» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрде. 

Жизнь мне
14 фил. лит.-муз. комп.
14 фил. лит.-муз. комп (2)
14 фил. лит.-муз. комп (1)
14 фил.

Балалар җылылык һәм мәрхәмәтлелек рухына кереп чумды. Чөнки без һәркем өчен иң кадерле һәм якын кеше – әни турында сүз алып бардык. Әниләр адресына бу көнне «миңа тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт», «кайгыртуың өчен рәхмәт», «әнием, мин сине яратам», «син иң гүзәл кеше», «иң акыллы» кебек бик күп матур сүзләр яңгырады. 

Укучыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат аеруча кызыклы булды. Ә әниләр һәм әбиләр турында китаплар аларның һәрберсен иң якын һәм кадерле кешеләребезгә нинди мөнәсәбәттә булуы турында уйланырга мәҗбүр итте. А. Алексинның «Письмо бывшему другу», Ю. Яковлевның «Баваклава» һ.б. әсәрләрдә тукталдылар.

Чара музыка белән үрелеп барды. Әниләр турында «Мамино сердце», «Мамина улыбка» кебек бик күп дулкынландыргыч җырлар яңгырады. Балалар бик теләп «Вкусные рецепты», «Сказочные мамы» бәйгеләрендә катнашты. Кукутиков төркеменең «Мамапомогалочка» дигән күңелле җырына рәхәтләнеп биеделәр.

Кичә азагында алар үзләре өчен нәтиҗә ясады: әни бәхетле һәм шат-көләч булсын өчен, аны күбрәк куандырырга, кәефен төшермәскә һәм назлы сүзләрне ешрак әйтергә тырышырга кирәк. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: