«Мин сиңа Ленинградтан эндәшәм» әдәби-музыкаль композиция (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Кама автомеханика техникумы укучылары өчен блокадалы Ленинградның алиһәсе, өмет тавышы, ныклык һәм батырлык символына әйләнгән күркәм шагыйрә Ольга Берггольцның тууына 115 ел тулуга багышланган «Мин сиңа Ленинградтан эндәшәм» дигән әдәби-музыкаль композиция уздырды. Катнашучылар Ольга Берггольцның гади булмаган һәм фаҗигаләргә бай биографиясе, аның ленинградлыларның рухи тормышына керткән өлеше турында ишетте, архив фотолары карады һәм аның шигырьләрен тыңлады. Шагыйрәнең блокадалы Ленинград тарихында нинди роль уйнавы һәм аның репродукторлардан яңгыраучы тавышының ленинградлылар йөрәкләрендә өмет тудыруы турында белде. Сугыш һәм документаль видеокадрлар карый, Ольга Фёдоровнаның тере тавышын ишетә алдылар. Ә Наталья Будина башкаруындагы җырлар аларга шул авыр сугыш вакыты вакыйгаларын һәм рухын күзалдына китерергә мөмкинлек бирде. Чара азагында алып баручылар композицияне хәзерге заман буыннары өчен танылган шагыйрә иҗатының әһәмияте турында фикерләр белән тулыландырды. 

04b19392-eff5-499d-b0f9-674dcb095b11
5f1e3275-8d9a-4342-b2c6-5cf07a490a0f

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: