«Синең белән Ленинградтан сөйләшәм»: әдәби-музыкаль композиция (18+)
13
Май 2022
Җомга
Бөек Ватан сугышының иң әһәмиятле һәм истә калган фаҗигале вакыйгаларының берсе Ленинград Блокадасы. Ә Ленинград тавышы дип Ольга Берггольцны атыйлар. Шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләренең «Ветеран» клубы әгъзалары өчен әзерләгән һәм уздырган «Синең белән Ленинградтан сөйләшәм» дигән әдәби-музыкаль композициясе шагыйрәнең иҗатына һәм Ленинград блокадасына багышланды. Чара кунаклары Ленинград шагыйрәсе иҗаты турында искә төшерде, китапханәчеләр башкаруында шигырьләр яңгырады. Аеруча Ольга Берггольц башкаруында шигырьләрнең аудиоязмаларын тыңлау дулкынландыргыч булды. Нина Нестеровна Древаль «Ленинград вальсы» җырын җырлады. |