«Мин барсыннан да бигрәк Ватанымны һәм шигъриятне яраттым» әдәби-музыкаль композиция (18+)

18 гыйнвар көнне үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өчен «Мин барсыннан да бигрәк Ватанымны һәм шигъриятне яраттым» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Чара иҗаты белән рус мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән күренекле рус шагыйре Федор Иванович Тютчевның тууына 220 ел тулуга багышланды. Кичәдә катнашучылар Тютчев белән шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе һәм дипломат буларак танышты. Шагыйрьнең гади тел белән һәм чын күңелдән язылган шигырьләрен тыңладылар. Алып баручы авторның үзенчәлеге һәм гаҗәеплелеге нидә булуы һәм аның тормыш-көнкүрештә нинди булуы турында сөйләде. 

рш8
ccdf068e-e9e2-493c-b8cf-67aaaf64a8e5
877b6f11-44ff-46e6-917b-a13f970121ff
2cb3e021-6270-4905-8069-6cc571f38c2c

Тыңлаучылар игътибарына Ф.И.Тютчевның табигать, Россиягә мәхәббәт турында искиткеч видео-шигырьләре тәкъдим ителде, аларга бүген дә әдәбият сөючеләр соклана һәм алар бүген дә композиторлар һәм рәссамнарның игътибарын җәлеп итә. Даһи баритон Георг Отс башкаруында шагыйрьнең шигырьләренә язылган «Я встретил Вас…» һәм Олег Погудин башкаруында «Она сидела на полу» романсларын тыңладылар. Наталья Будина башкаруындагы шагыйрьнең шигырьләренә язылган романслар да тамашачыларны дулкынланырды. Чара азагында катнашучылар өчен 19 нчы гасыр биюләре буенча дәрес үткәрелде, алар шул заманда популяр булган мазурка һәм триола биергә өйрәнде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: