«Шигырьләрем – тере шаһитлар» әдәби-музыкаль композициясе (18+)

Һәр халыкның хәтерендә яшәүче һәм үсеп килүче буынга үрнәк булган үз геройлары бар. Шундый геройларның берсе – татар шагыйре Муса Җәлил — туган илебез азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен үз гомерен биргән Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты.

IMG_20260211_112952
IMG_20260211_113848

11 февральдә 1 нче санлы китапханә бөек каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллык юбилеена багышланган «Шигырьләрем – тере шаһитлар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрде. Чара барышында катнашучылар шагыйрь тормышыннан кызыклы фактларны, аның әдәби эшчәнлеге турында белде. Чара дәвамында «Вәхшәт», «Җырларым», «Аерылу» һ.б. танылган сугыш чоры әсәрләреннән шигъри юллар яңгырады. Чараның йомгаклау өлеше М.Җәлил сүзләренә язылган җырларга багышланды. Китап күргәзмәсендә укучылар шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында китаплар белән таныша алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: