«Шигъриятнең искиткеч даһие» әдәби-музыкаль композициясе (0+)

10 октябрьдә шәһәр үзәк китапханәсе комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан КДАМТ укучылары өчен бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулуга багышланган «Шигъриятнең искиткеч даһие» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. 

лермонтов
7ca33305-06c6-496e-87f0-3e4a5238e55c
12ecaade-6f1c-4bbc-9588-dbb4d2d49119
898a4699-ffe2-4b6c-9341-4419813da970
3300ac89-854f-4631-858c-d63fdee98d78

Чара барышында укучылар М. Ю. Лермонтовның сихри шигырьләре дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кыла һәм үзенең кыска гына гомере эчендә танылган рус әдәбияты даһиена әверелүгә ирешкән шагыйрьнең гади булмаган тормыш юлы турында белә алды. Катнашучылар Лермонтовның беренче тапкыр Кавказга баруы, аның сөргенгә җибәрелүе, дуслары һәм фикердәшләре, Белинский сүзләренчә, «Лермонтоа шигъриятенең бишеге»нә әйләнгән Пятигорски тормышы турында сөйләгәнне тыңлады. Чара барышында алып баручылар һәм техникум укучылары башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Ә Наталья Будина башкаруындагы шагыйрь сүзләренә язылган җырлар һәм музыкаль клиплар композицияне тагын да тулыландырды. Даһи шагыйрьнең туган ил, мәхәббәт, батырлык темалары күтәрелген иҗаты һәрвакыт укылыр һәм хәзерге заман буынында кызыксыну уятыр дип ышанып калабыз.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: