«Фетнәчел илһам даһие» әдәби-музыкаль композиция (12+)

14 ноябрь көнне үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан укучылар өчен бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулуга багышланган «Фетнәчел илһам даһие» дигән әдәби-музыкаль композиция уздырылды. 

артьачпь
07bcaf37-f766-4e72-9a96-32f520a44d1b
7a903955-c8a0-4232-b18b-c0265068d185
b4f77abb-1a85-44d8-9fac-0833d87ed204

Балалар Лермонтовның искиткеч матур шигырьләре дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды һәм үзенең кыска гына гомере эчендә рус әдәбиятының танылган даһиена әйләнгән шагыйрьнең катлаулы тормыш юлы белән танышты. Наталья Будина башкаруында шагыйрь сүзләренә язылган музыкаль клиплар һәм җырлар яңгырады. Һичшиксез, даһи шагыйрьнең Туган ил, мәхәббәт, батырлык кебек темалар күтәрелгән иҗаты һәрвакыт актуаль булачак.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: