Гомерләрнең һәрбер көне матур» әдәби-музыкаль композиция (18+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 13 һәм 14 нче комплексларның җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә Өлкәннәр көненә багышланган «Гомерләрнең һәрбер көне матур» дигән әдәби-музыкаль композиция уздырды. Чарага өлкән буын укучылар чакырылды. Китапханәче катнашучыларны тәбрикләде һәм әлеге бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның гореф-гадәтләре белән таныштырды. Флёра Биктаһирова һәм Лена Газизова башкаруында моңлы җырлар яңгырады. Чаллы шәһәренең Үзәк районы җирле иҗтимагый үзидарәләр үсешенә ярдәм итү ассоциациясе рәисе Нуриева Рафилә Фаяз кызы, «14 нче комплекс» җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Гәрәева Зинаида Петровна җылы котлау сүзләрен һәм теләкләрен җиткерде. 

лрпижш
День пожилых 1
День пожилых 2
День пожилых 3
День пожилых 4
Чарага шулай ук югары категорияле табиб-терапевт Федорова Алла Ивановна чакырылган иде. Ул үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, көн саен ясала торган массаж буенча мастер-класс үткәрде, өлкән яшьтә физик активлык бик мөһим булуын ассызыклап үтте: хәрәкәт булганда гына, тонуста булырга мөмкинлеген аңлатты.
Аралашу бәйрәм өстәле артында дәвам итте. Бәйрәмгә килүчеләр барысы да бер-берсен котлап кына калмады, ә ихлас күңелдән әңгәмә корды, үткән елларын искә төшерде. Кунаклар күтәренке кәеф, яңа очрашулар тагын да булачагына ышану белән кайтып китте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: