«И. В. Гете – таныш һәм таныш булмаган» әдәби-музыкаль композиция (12+)

19 майда 10 нчы санлы китапханә өлкән сыйныф укучыларын немец шагыйре, язучысы, фикер иясе Иоганн Вольфганг Гётега багышланган чарага чакырды.
Гёте иҗаты – дөнья әдәбиятында иң бөек күренешләренең берсе. Ул кешелекнең сәнгать кыйммәтләре хәзинәсенә керә. Танылган шигъри шедеврлар, «Страдания юного Вертера» сентименталь романы, «Эгмонт» героик трагедиясе, һәм шулай ук иң бөек китапларның берсе – «Фауст» аның каләменеке.

10ф. Литературно-музыкальная композиция «И.В. Гете – знакомый и неизвестный». КВ
10ф. Литературно-музыкальная композиция «И.В. Гете – знакомый и неизвестный». Участники мероприятия
10ф. Литературно-музыкальная композиция «И.В. Гете – знакомый и неизвестный»

Укучыларга аның тормышы, студент елларыннан алып иҗади танылу алган үрләргә кадәр үткән юлы турында сөйләделәр, очрашуда катнашучылар алдында Гётеның дөнья әдәбияты өчен әһәмиятен, аның немец мәдәнияте үсешенә һәм, һичшиксез, бөтен дөнья тарихына йогынтысын ачып салдылар. Гётеның әдәби мирасына аерым игътибар бирелде.
Чара дәвамында И.В. Гёте шигырьләренә рус һәм немец телләрендә җырлар һәм романслар, һәм шулай ук аның иң яхшы лирик әсәрләре яңгырады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: