«Мартта бар бер үзенчәлекле көн» әдәби-музыкаль композиция (18+)

8 март бәйрәме – ул мәхәббәт һәм хатын-кызларга соклану бәйрәме. Бу көнне сөекле хатын-кызларга – хатын, әни, апа-сеңелләргә карата хөрмәт күрәтелә. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 6 март көнне 1 нче санлы китапханәдә «Илһам» клубы әгъзалары өчен «Мартта бар бер үзенчәлекле көн» дигән әдәби-музыкаль композиция уздырылды. «Лира» иҗат төркеменнән Г. А. Баглаева һәм С. Чернов хатын-кызлар турындагы матур шигырьләр һәм җырлар бүләк итте, «Квартал» территориясе рәисе Ю. Вәлиева катнашучыларны котлады һәм аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Мәзәкләр, бәйгеләр, викториналар кунаклар арасында бәйрәм һәм күтәренке кәеф рухы тудырды. Чара бәйрәм чәй өстәле һәм барысын да бәхет, сәламәтлек һәм мәхәббәт теләү белән тәмамланды. 

IMG_20250306_150709
IMG-20250306-WA0052
IMG-20250306-WA0045

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: