«Шәһәр фронт булган, Блокада булган» әдәби-музыкаль композиция (6+)

24 һәм 29 гыйнварда 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре 3, 6 нчы сыйныф укучылары өчен Ленинград шәһәре блокадасы өзелүгә багышланган «Шәһәр фронт булган, Блокада булган» дигән әдәби-музыкаль композиция уздырды.
Авыр блокада көннәренең героик елъязмасы яңгырады. Балалар, тын да алмыйча, өлкәннәр белән бер сафта станок артында эшләгән, йорт түбәләрендә дежур торган, утлы бомабаларны сүндергән һәм, бернигә дә карамыйча, укуын дәвам иткән яшьтәшләре турында сөйләгәнне тыңлады. Блокададагыларга бирелгән икмәк нормасы, ул вакытта ипи карточкаларының нәрсә аңлатуы турында сөйләгәннәр бик зур тәэсир ясады. Балалар кешеләргә исән калырга һәм ачлыктан үлмәскә ярдәм иткән «тормыш юлы» турында белде. ,

реоалралр
IMG-20250124-WA0007
IMG-20250124-WA0008
IMG-20250124-WA0009
IMG-20250124-WA0010
IMG-20250124-WA0011
IMG-20250124-WA0014

Көндәлеге Бөек Ватан сугышының бер символына әйләнгән кечкенә кыз Таня Савичеваның язмышы яшь тыңлаучыларны аеруча тетрәндерде. Балалар, шул куркыныч вакыйгаларның бар авырлыгын тоеп, ерак үткәннәргә кире кайткандай булды. Катнашучылар игътибарына бөтен ил өчен җиңел булмаган шул вакытта ленинградлыларның авыр тормышын күрсәтүче «900 көн блокада» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ленинградны саклаучылар, блокададагы шәһәр халкының батырлыгы мемуар һәм матур әдәбиятта якты эз калдырды. 
«Ленинград блокадасы балалар күзлегеннән» фильмы тәкъдим ителде. Шаһитлар истәлекләрендә блокададагыларның кеше яши алмаслык шартларда яшәү факты күрсәтелде: ачлык, суыклык, көнкүреш, кан, үлем, шулай да, алар баш бирмәде. Очрашу бер минутлык тынлык белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: