«Йөрәкләрдә яшьлек җыры!» әдәби-музыкаль кунакханә (18+)

1 октябрьдә, Өлкән буын кешеләре ункөнлеге кысаларында, 3 нче санлы китапханәдә өлкән буын укучылар өчен «Ялкын» клубы белән берлектә «Йөрәкләрдә яшьлек җыры!» дигән әдәби-музыкаль кунакханә узды. Кичә өлкәннәргә багышланганлыктан, аерым бер җылылык, хислелек белән сугарылган иде. 
Ветераннарга сәламләү сүзе белән ЗЯБ бистәсенең Ветераннар советы рәисе Альтапов В.А. мөрәҗәгать итте һәм барлык катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. 

Гармунчы Сәгыйть Шәйхетдиновның чыгышы матур мизгелләрнең берсе булды, дәртле көйләргә кунаклар җырлады да, биеде дә. 

3ффф
Литературно-музыкальная гостиная «В сердце молодость поет!» (2)
Литературно-музыкальная гостиная «В сердце молодость поет!» (4)
Литературно-музыкальная гостиная «В сердце молодость поет!» (5)
Литературно-музыкальная гостиная «В сердце молодость поет!» (6)
Чара кунаклары иң яхшы җыр башкару, такмак әйтү, мәзәк сөйләүдә бәйгеләрдә ярышты, төрле викториналарда катнашты. Кичәгә килгән бер генә кеше дә игътибардан читтә калмады. Барысы да күтәренке кәеф, көләч йөзләр һәм уен-көлке белән өйләренә таралышты. Катнашучылар шулай ук «Яшь белән бергә атлап» китап күргәзмәсе белән танышты, анда матурлык һәм яшьлек, сәламәтлек һәм озын гомер рецептлары турында әдәбият тәкъдим ителгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: