«Күңелләрне җылы сүз белән җылытыйк» әдәби-музыкаль кунакханә (18+)

8 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 3 нче санлы китапханәдә өлкән буын укучылар өчен «Ялкын» клубы белән берлектә «Күңелләрне җылы сүз белән җылытыйк» дигән әдәби-музыкаль кунакханә үткәрелде. Кичә өлкән буынга багышланды һәм анда җылы һәм ихлас рух хакимлек итте.

IMG-20251008-WA0211
IMG-20251008-WA0208
IMG-20251008-WA0172
IMG-20251008-WA0191

Ветераннарга сәламләү сүзе белән Со вступительным словом к ветеранам  обратился председатель Совета ветеранов п. ЗЯБ бистәсе Ветераннар советы рәисе  Альтапов В.А. мөрәҗәгать итте һәм барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Гармунчы Шәйхетдинов Сәгыйтьнең чыгышы иң матур мизгелләрнең берсе булды, кунаклар күңелле көйләр астында җырлады һәм биеде.
Чара кунаклары җырлар, такмаклар, мәзәкләрне иң яхшы итеп башкаруга төрле бәйге һәм викториналарда катнашты. Кичәдә бер кеше дә игътибарсыз калмады. Барысы да күтәренке кәеф, елмаю һәм уен-көлке белән таралышты. Катнашучылар «Яшь белән гармониядә» дигән китап күргәзмәсе белән танышты, анда матурлык һәм яшьлек, сәламәтлек һәм озын гомер рецептларыннан торган әдәбият тәкъдим ителгән иде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: