«Шигырьләрне алыгыз – алар минем тормышым» әдәби-музыкаль кичәсе (12+)
27
Октябрь 2017
Җомга
27 октябрьдә 16 нчы санлы китапханә югары сыйныф укучылары өчен рус шагыйрәсе М.И. Цветаева тууына 125 елы тулуга багышланган «Шигырьләрне алыгыз – алар минем тормышым» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә катнашучылар талантлы шагыйрәнең катлаулы тормышы һәм иҗат юлы белән таныштылар. Кичә дәвамында танылган актрисалар башкаруында (А. Фрейндлих, О Будина, М. Терехова, Т. Доронина) шагыйрәнең шигырьләре һәм җырларының язмалары яңгырады. Моннан тыш, укучылар үзләре дә Цветаеваның шигырьләрен укыдылыр. Аеруча балаларга гитара аккомпанементы астында башкарган җырлар бик ошады. Очрашу ахырында укучылар «М. Цветаеваның шигырь дөньясында» дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар. |