«Ватан данын яклап» («Во славу Отечества») Әдәби-музыкаль кичә (12+)

15 февральдә илебез Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 30 еллыгын билгеләп үтә. Хәрби бурычын үтәгәндә, батырлык, ныклы ихтыяр көче күрсәткән сугышчыларга хөрмәт йөзеннән, 1 нче санлы китапханә «Ватан данын яклап» исемле әдәби-музыкаль кичә уздырды.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA
601
602

Чарада безнең укучыларыбыз – «Калкан» полиция мәктәбе кадетлары, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы С. В. Тихонов, мәктәп китапханәчесе Н. Е. Хөсәенова катнашты. Барыбыз да тарихны, 1979–1989 елларда Әфганстандагы сугыш вакыйгаларында илебез солдатларының да катнашу сәбәпләрен искә төшерү өчен җыелдык.

Тарих укытучысы Станислав Васильевич Әфганстан дәүләте тарихы турында сөйләде, укучыларга шул сугышның килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты. Китапханәчеләр «Вакыт безне сайлады!» презентациясе белән чыгыш ясады. А.Тарасов башкаруында шагыйрә Л.Тимофееваның шигырьләренә төшерелгән «127», «С днем рождения, малыш!» видеоклиплары һәм «Гаскәрләрнең Әфганстаннан чыгуы» видеосюжеты катнашучыларда зур кызыксынуы уятты.

Мәктәп китапханәчесе Нина Евгеньевна балаларга Әфганстанда хәрби хезмәттә булган чаллылылар турында сөйләде. Ул «Калкан» мәктәбенең директоры Алексей Анатольевич Майоров һәм аның абыйсы Александр да Әфган сугышы ветераннары булуына аерым игътибар юнәлтте. Алар күкрәк билгеләре һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Балалар Н. Некрасовның «Внимая ужасам войны», В. Фомичевның «Как тяжело, когда хоронят юных» һ.б. шигырьләрне, шулай ук С.Алексиевичның «Цинковые мальчики» китабыннан өзек укыды. Сугыш вакыйгалары хроникасы, совет солдатларының батырлыгы һәм кыюлыгы турындагы фотодокументлар, шигырьләр һәм җырлар барысының да йөрәген тетрәндерде. Катнашучылар һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: