«Язның тылсымлы көче» Әдәби-музыкаль кичә (16+)

5 мартта, якынлашып килүче иң матур, иң җылы язгы бәйрәм – 8 Март уңаеннан, 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белән берлектә «Язның тылсымлы көче» исемле әдәби-музыкаль кичә уздырды.

601
600
602

Китапханәче Халыкара хатын-кызлар көненең барлыкка килү тарихы, әлеге күркәм бәйрәмнең авторы турында мәгълүмат бирде. Язгы очрашу ихлас күңелдән әйтелгән җылы котлауларга, лирик шигырьләр һәм җырларга бай булды. «Гармония» ансамбле чыгышын катнашучылар көтелмәгән күңелле бер сюрприз итеп кабул итте. Башкаручылар бүләк иткән «җырлар гөлләмәсе» танылган композиторларның әсәрләреннән һәм халык такмакларыннан торды. Барысы да күңелле бәйгеләрдә һәм викториналарда катнашты. Холлда оештырылган кул эшләре күргәзмәсе дә яз килүне хәтерләтеп торды.

Очрашу яз, шатлык-сөенечләр атмосферасында һәм күтәренке кәефтә узды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: