«Тормышымның тәме» Әдәби-музыкаль кичә (6+)
3 апрель көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Тормышымның тәме» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Ул танылган композитор, автор-башкаручы, юбиляр язучы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рубис Зарипов иҗатына багышланды. Чарага башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучылары чакырылды. Кичә дәвамында алып баручы язучының күпкырлы иҗаты турында сөйләде, тормышындагы кызыклы фактлар белән таныштырды. Ә укучылар шагыйрьнең туган тел, ватан һәм табигать турындагы шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Юбиляр балаларны кызыксындырган сорауларга бик теләп җавап бирде, гармунда уйный-уйный, шагыйрә Э.Мөэминова сүзләренә үзе көй язган «Яратам» җырын башкарды. Аннан соң Рубис абыйлары белән бергә залдагы барлык укучылар, аягүрә басып, «Туган тел» җырын җырлады. Кичә барышында автор катнашучыларга балалар өчен язылган «Нәсыйхәт» исемле өр-яңа китабын бүләк итте һәм, чараны тәмамлап, яшь буынга үзенең киңәшләрен һәм теләкләрен җиткерде, аларга яңа шигырьләрен багышлады.
|