«Гомернең моңлы агышы»: шагыйрә Сирень Якупова иҗатына багышланган кичә

DSC00647
DSC00644
DSC00663
DSC00728

Шәһәрнең 3 нче китапханә-филиалы шәһәрдәшебез, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, С. Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, шагыйрә Сирень  Якупованың юбилее уңаеннан 21 нче мәктәп укучылары белән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Язучының шигырьләре тирән фәлсәфәгә, үзенчәлекле табышларга бай булуы белән укучыны үзенә җәлеп итә, һәр йөрәккә барып җитәрдәй көч-кодрәткә ия. Сирень Якупова туры фикерле, гадел шагыйрә, күңеле кушканча яза, иҗат итә.

Аның төрле елларда иҗат ителгән «Йолдызлы уйлар» (2003),  «Ике гасыр баласы мин» (2005), «Яшәү сере» (2008), «Өстәгеләрдән дә өстә» (2011) китаплары нәшер ителде.  Шигърият  сөючеләрне куандырып, 2014 елда дөнья күргән «Кар юлы» китабы өчен Сирень Якупова Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек булды.

Шигырь  кичәсендә катнашучы Чаллы язучылар берлеге җитәкчесе Факил Сафин, балалар язучысы Рәшит Бәшәр, шагыйрә Әлфия Ситдикова каләмдәшләре Сирень  Якупова иҗатына үз бәяләрен бирделәр, укучылар  белән рәхәтләнеп аралаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Әдәби кичә җыр-биюләр белән бизәлде, укучылар язучының шигырьләрен укыдылар, яраткан язучылары белән фотога төштеләр.

Очрашу ахырында Сирень  Якупова укучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде, яңа шигырьләрен бүләк итте. Язучының иҗатына багышланган кичә әнә шундый җылы, дустанә шартларда үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: