12 нче санлы  татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә Разил Вәлиевның иҗат кичәсе узды

IMG_0736
Яшәү мәгьнәсе-мәхәббәт 1
IMG_0741
Яшәү мәгьнәсе-мәхәббәт
IMG_0743
P1020398
temp_upload
P1020402
P1020404

2 нче март  көнне 12 нче санлы  татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә шигьрият сөюче китап укучылар өчен «Яшәү мәгьнәсе – мәхәббәт» исеме астында Разил Вәлиевның иҗат кичәсе узды. Заман сулышын тоеп, яшьләрнең киләчәктә җирдә телебезне, илебезне, мәдәниятебезне алга җибәреп, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны дөньяга танытачакларына ышанып яшәүче әдипнең иҗатына багышланган шигъри-музыкаль кичә шигырьләргә, җырларга искиткеч бай булды. Бәйрәм  Разил Вәлиев сүзләренә язылган матур җырлар белән үрелеп барды, мультимедиа басмада язучының тормыш сәхифәләрен чагылдырган фотосурәтләр, видеоязмаларда каләмдәш язучыларның истәлекләре күрсәтелде. Кичәне Яр Чаллы педагогия көллияте студентлары алып барды. Язучы Марс Яһудин, шагыйрьләр Рәшит Бәшәр, Сирень Якупова, шәһәр советы депутаты Рузил Мингалимов, ветеран укытучы, журналист Зәбир Хәлимов, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Галимҗан Зарипов әдипнең Чаллы каласында яшәү дәверендәге иҗаты һәм эшчәнлеге турында үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, Разил Вәлиевның төпле фикерле, үткен сүзле булуына басым ясадылар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зиләрә Имаметдинова, тальян гармунда уйнап, бәйрәмне тагын да ямьләде. Бу кичә залда утыручыларның күңел сандыгын бик күп кирәкле, файдалы мәгълүматка һәм рухи нигъмәткә баетты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: