«Иң сөекле гүзәл затларга» Әдәби-музыкаль композиция (6+)
1 мартта 17 нче санлы китапханәдә, якынлашып килүче 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, «Иң сөекле гүзәл затларга» исемле әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Анда башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Чара барышында кешелекнең нәфис затларына карата чын күңелдән әйтелгән, җылы рәхмәт сүзләре яңгырады. Укучылар әниләргә багышланган шигырьләр укыды, «Лучшее слово на свете» җырын җырлады, «Иң якыным» исемле презентацияне карады. Балалар мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирде, «Этикет», «Тылсымчы», «Шаян җаваплар» бәйгеләрендә катнашып, җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәтте. Кызларга «Барысыннан да уңган» бию бәйгесе аеруча ошады, алар үзләренең хәрәкәтчәнлеге һәм сыгылмалыгы белән мактана алды. Чара иҗади эш белән тәмамланды. Балалар әниләре өчен бәйрәм открыткалары әзерләде.
|