Марина Цветаева иҗатына багышланган кичә (16+)
17
Ноябрь 2017
Җомга
17 нче ноябрь көнне үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре 22 нче урта мәктәп укучылары өчен күренекле шагыйрә Марина Цветаеваның 125 еллыгына багышланган «Рәхмәтлемен җан җылысына» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. Чарада укучылар шагыйрәнең катлаулы тормыш юлы һәм бай иҗаты белән танышты. Укучылар үзләре дә сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар. Рус теле укытучысы Волкова Лариса Михайловнаның шагыйрә турында эчтәлекле итеп сөйләве балаларда зур кызыксыну уятты. Чара барышында Марина Цветаева турында электрон презентация күрсәтелде, шулай ук аның шигырьләренә язылган популяр җырлар яңгырады.
|