«Тукай дигән якты йолдыз» әдәби-туган якны өйрәнү сәгате (0+)

26 апрель көнне 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үткәрелгән «Тукай дигән якты йолдыз» әдәби-туган якны өйрәнү сәгате белән Тукай укулары атналыгында катнашты. 

20240426_104643
20240426_095306
20240426_102144
20240426_105813
20240426_102149

Үзенең кыска гына гомере эчендә Габдулла Тукай бик күп әсәрләр: шигырьләр, кызыклы әкиятләр тудырган, ул аларда туган як матурлыгына дан җырлый, балаларны табигатьне, хайваннарны һәм кошларны сакларга һәм хәрмәт итәргә чакыра. Аның иҗаты йөрәкләрне изгелек, зирәклек һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт хисләре белән баета.
Бу күркәм көнне бәйрәмгә авторның җанланган әкият геройлары Шүрәле һәм Су анасы килде. Тукай геройлары образындагы нәни укучылар аның «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Гали белән кәҗә» шигырьләрен укыды.
Балалар бик теләп ел фасыллары турындагы табышмакларны чиште. Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр галереясы һәм «Ашкынам мин мәңгелеккә…» дигән китап күргәзмәсе чараны тагын да бизәде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: