«Хатын-кызлар күзлегеннән сугыш тагын да дәһшәтлерәк»: әдәби-тарихи репортаж (12+)

22 апрель көнне 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Чаллы политехника көллияте студентлары өчен «Хатын-кызлар күзлегеннән сугыш тагын да дәһшәтлерәк» дип исемләнгән чара уздырды.

1619095908203
1619095908207

Сугыш һәм хатын-кыз – тәңгәл килми торган төшенчәләр. Әмма язмыш кушуы буенча, узган гасырның 40 нчы еллары хатын-кызларына солдат киеме дә кияргә туры килә. 800 меңгә якын хатын-кыз очучы, танкчы, разведчик, снайпер, элемтәчеләр булып хезмәт итә. Алар кулларына корал тотып сугышка керә, сугышчыларның яраларын бәйли, станок артында тора, окоплар казый, сөрә һәм чәчә. Ватандашларыбызның авыр сугышчан көннәре һәм героик батырлыклары турында күп китаплар язылган. Чараның темасына нигез итеп Светлана Алексиевичның «У войны не женское лицо» китабы алынды. Студентлар игътибарына хатын-кызлар – шәфкать туташлары, снайперлар, очучылар, разведчиклар һәм тыл хезмәтчәннәренең истәлекләре укылды. Шулай ук чарада Л. Виноградованың «Защищая Родину. Летчицы Великой Отечественной», Б. Васильевның «Ветеран», «Сохрани мою печальную историю…»: Лена Мухинаның блокада көндәлеге китаплары кулланылды. Хатирәләр  документаль хроника, сугыш турында җырлар, Юлия Друнинаның шигырьләре һәм Б.Васильевның «А зори здесь тихие» басмасына китапнамә белән үрелеп барды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: