«Карлы тарихлар: китап тылсымы» әдәби-уен сәгате (6+)

13 нче санлы китапханәдә «Китап белән дөнья яктырак һәм гүзәлрәк» программасында катнашучыларның быелгы беренче очрашуы бик күңелле һәм файдалы үтте. Китапханәчеләр балалар бакчасыннан килгән балаларга һәрчак шат. 30 гыйнварда китапханәгә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары килде. Алар китапханәче башкаруында «Яңа ел ыгы-зыгысы» дигән әкияти тарихны бик теләп тыңлады һәм җәнлекләр бер-берсенә нинди бүләкләр әзерләде, киталарны ни өчен укырга кирәк һ.б. сорауларга актив җавап бирде. 

13 ф. 30.01.26 Лит.-игровой час Снежные истории книжное волшебство 4
13 ф. 30.01.26 Лит-игровой час Снежные истории книжное волшебство 1
13 ф. 30.01.26 Лит-игровой час Снежные истории книжное волшебство 2
13 ф. 30.01.26 Лит-игровой час Снежные истории книжное волшебство 3
13 ф. 30.01.26 Лит-игровой час Снежные истории книжное волшебство 5

Шулай ук башка кышкы әкиятләр геройлары турында сөйләштеләр. Балаларга өстәлдәге хәрефне табарга һәм әдәби герой исемен атарга тәкъдим ителде. Бу биремне барысы да бик яхшы җиңеп чыкты. Балалар Кар Кызын, Емеля, Чуртан, сеңелкәш Төлке һ.б. геройларны атады.
Чараның уен өлешендә «Боз сөңгесенә кыш турында сөйлә» һәм «Кар өемнәре һәм кар бөртекләре» уеннарын уйнадылар. Чара барлык балаларның яраткан «Холодное сердце» мультфильмы герое Олафның рәсемен ясау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: