«Мәхәббәт һәм тугрылык – ныклы гаилә нигезе» әдәби-уен сәгате (12+)

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне — Россиядә 8 июльдә билгеләп үтелүче бәйрәм.
Бу көн берничә ел эчендә иң матур, яраткан һәм якты гаилә бәйрәмнәренең берсенә әйләнде. Гаилә, йорт, якыннар һәм туганнар — болар барысы да безнең тормышны үзгә мәгънә белән тулыландыра, югары үрләр яуларга, теләсә нинди сынауларны җиңәргә ярдәм итә. 

23Ф. Литературно-игровой час «Любовь и верность – залог крепкой семьи» (12 ) (2)
23Ф. Литературно-игровой час «Любовь и верность – залог крепкой семьи» (12 )
23ф. Литературно-игровой час Любовь верность залог крепкой семьи. (2)
23ф. Литературно-игровой час Любовь верность залог крепкой семьи.

Бу көнне, 8 июльдә, 23 нче санлы китапханәдә киң даирә укучылар өчен «Мәхәббәт һәм тугрылык – ныклы гаилә нигезе» дигән әдәби-уен сәгате уздырылды. Китапханәче кунакларша бәйрәмнең килеп чыгу тарихын сөйләде, үз чиратында, укучылар  үзләренең «ныклы гаилә» серләре белән уртаклашты, «Бу кем?» тарихи викторинасы сорауларына җавап бирде, «Тату гаилә» табышмакларын чиште, гаилә турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде. 
«Безнең тату гаилә» исеме астында китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда игелек, дуслык, үзара аңлашу һәм гаилә гореф-гадәтләре турында китаплар тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: