«Риваятьләрнең тере җебе» әдәби-уен сәяхәте (6+)

8 сентябрьдә Үзәк балалар китапханәсендә Россия халыклары әкиятләренә багышланган «Риваятьләрнең тере җебе» дигән әдәби-уен сәяхәте узды. Бу юлы очрашуның төп геройлары зирәк, акыллы һәм, телләре төрле булуына карамастан, бер-берсенә охшаш рус һәм татар залык әкиятләре булды. Яшь укучылар «әкият аланы» буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты.

1788863106419
1788863106434
1788863106458
1788863909919

Китапханәче балаларны татар халык авыз иҗаты тарихы белән таныштырды, танылган әкиятчеләр турында сөйләде һәм, әлбәттә, иң яраткан әсәрләрен кычкырып укыды. Чара азагында укучылар «Россия халыклары әкиятләре» дигән китап күргәзмәсен карады, анда рус һәм татар әкиятләре җыентыклары тәкъдим ителгән иде, һәм бергә уртак нәтиҗә ясадылар: барлык халыкларда да бер үк кыйммәтләр – яхшылык, гаделлек һәм үзара ярдәмчеллек. Димәк,  «риваятьләрнең тере җебе», һәркемнең үз туган теле булуына карамастан, безнең барыбызны да үзара бәйли. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: