«Китаплы җәйнең тылсымы» әдәби-уен программасы (6+)

Балаларны яклау көне — ул якты, кояшлы бәйрәм. Аның җәйнең иң беренче көнендә билгеләп үтелүе юкка гына түгелдер. Әлеге гаҗәеп бәйрәм кысаларында 1 июнь көнне китапханә хезмәткәрләре «Яшүсмер» яшьләр клублары үзәге белән берлектә балалар өчен Марат Бибишев исемендәге паркта мавыктыргыч әдәби-уен программасы уздырды.
Чара барышында балалар күңелле һәм тату атмосферага кереп чумды, кызыклы һәм шаян уеннарда, күңелле бәйгеләрдә, эстафеталарда һәм мастер-классларда катнашты. Балаларга уен станцияләрен үтәргә һәм татлы бүләк алырга кирәк булды. «Яшүсмер» клубында тәрбияләнүчеләр очрашу дәвамында шаян, сокландыргыч чыгышлары белән куандырды. 

IMG_20260602_103436_783
IMG_20260602_104258_148
IMG_20260602_104314_442
IMG_20260602_123314_637

Укучылар уйнады, дәртле җырлар җырлады. Яшь артистларның һәр чыгышын тамашачылар кайнар алкышлар белән каршы алды. Ата-аналар горурлык белән балаларына теләктәшлек итте, ихлас шатлык атмосферасы тудырды. Барлык теләге булганнар «Укыгыз һәм ял итегез» дигән китап күргәзмәсе белән танышты.
Чара барлык катнашучыларга бик күп уңай хисләр һәм онытылмас кичерешләр бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: