«Китаплы җәй тылсымы» әдәби-уен программасы (6+)

Балаларны яклау көне — ул якты, кояшлы бәйрәм. Аның җәйнең иң беренче көнендә билгеләп үтелүе юкка гына түгел. Әлеге гаҗәеп бәйрәм кысаларында 5 июнь көнне китапханә хезмәткәрләре саф һавада мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен мавыктыргыч әдәби-уен программасы үткәрде.

11111111
Литературно-игровая программа «Волшебство книжного лета» (6 )
Литературно-игровая программа «Волшебство книжного лета» (6 ) (3)
Литературно-игровая программа «Волшебство книжного лета» (6 ) (2)

Башта балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, аның әһәмияте турында белде, ә аннан соң рәхәтләнеп күңел ачты. Балалар янына кунакка Шаян килде. Чара бик кызыклы үтте: укучылар бик теләп дәртләнеп биеде, җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде, энтузиазм белән төрле бәйгеләрдә, танып белү әдәби уеннарында катнашты. «Кояш рәсемен яса», «Кайнатма кайнатабыз», «Ябышкаклар», «Көнгерә» дигән хәрәкәтчән уеннар барышында балалар үзләренең җитезлекләрен һәм көчләрен күрсәтте. 
Чара барлык катнашучыларга бик күп уңай хисләр бүләк итте һәм иң яхшы тәэсирләр калдырды. Барысы да татлы призлар һәм яхшы кәеф алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: