«Әкияти чемпионат» әдәби-уен программасы (0+)

24 мартта 23 нче санлы китапханә балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме өчен «Әкияти чемпионат» дигән әдәби-уен программасы үткәрде.
Чара башында балалар рус халык әкиятенең гаҗәеп дөньясына кереп чумды, аның барлыкка килү тарихы турында белде. 
Китапханәдә нәниләр әкият персонажлары турында табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, матур иллюстрацияләрне карады, пазллар җыйды.  

2 23ф. Литературно-игровая программа «Сказочный чемпионат» (0 )
3 23ф. Литературно-игровая программа «Сказочный чемпионат» (0 )
1 23ф. Литературно-игровая программа «Сказочный чемпионат» (0 )

Яшь укучылар барлык биремнәрне җиңел җиңеп чыкты һәм бик теләп уенда катнашты, әкият буенча белемнәрен күрсәтеп, күңелле һәм файдалы итеп вакытларын уздырды.  
Чара азагында китапханәче балаларны матур китаплар – әкиятләр белән таныштырды, һәм һәркем үзе өчен әкиятләр кыюлыкка, яхшылыкка, гаделлеккә, кунакчыллыкка, ярдәмчел булырга өйрәтә дигән нәтиҗә ясады. 
Мондый чаралар балаларда кечкенәдән китапларга һәм укуга мәхәббәт тәрбияләү өчен бик мөһим.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: