«Безнең ишегалды бәйрәме» әдәби-уен программасы (0+)

Ишегалды бәйрәмнәре – күрешеләр өчен якыннанрак танышу, аралашу, яңалыклар белән уртаклашу һәм бергәләп вакытны күңелле итеп уздыру мөмкинлеге. Ишегалды — ул тәрәзәдән күренә торган урын гына түгел, ә анда яшәүче һәм туып-үскән бар кешеләрне бергә җыючы урын да. Ишегалды бәйрәмнәре – кешеләрне берләштерергә һәм яхшы кәеф булдырырга ярдәм итүче матур һәм күңелле чаралар. 
7 август көнне 3 нче санлы китапханә «Ерак патшалык» скверында күршеләр бәйрәмендә катнашты.

тьтпь
1723115043546
1723115077466
1723115199069

ЗЯБ бистәсенең 15 нче комплексында яшәүчеләр мактаулы кунакларны ишегалды бәйрәмендә шатланып каршы алды. Алар арасында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, РФ сенаторы Геннадий Емельянов, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров, Виталий Агапов, Сергей Хлебников, Комсомол районы башлыгы урынбасары Ф. Хәбибуллин бар иде. Кунаклар шәһәребезнең үсеше, аның уңышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. 
Китапханә хезмәткәрләре әдәби бәйгеләр, викториналар, уеннар ярдәмендә микрорайон халкын иң файдалы ял буларак китап һәм укуга җәлеп итәргә тырышты. Һәр кунак үзенә ошаган китапны сайлап ала, уңайлы эскәмия һәм карусельләргә утырып аны укый алды. Шулай ук катнашучылар «Гаилә белән укыйбыз» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән танышты һәм китапханәбез визиткаларын алды. 
Ишегалды бәйрәме чарага килүчеләргә матур хис-кичерешләр, уңай тәэсирләр, шатлык һәм күңел ачу бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: