«Нәни балалар зур планетада» әдәби-уен программасы (6+)

4 һәм 5 июньдә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Biblio-каникуллар» проекты кысаларында, «Дуслык» мәктәп яны лагере балалары өчен «Нәни балалар зур планетада» дигән әдәби-уен программасы уздырды.
Җәй балалар өчен – ул көтеп алынган каникуллар чоры, анда аларны җылылык, шатлык-куанычлар һәм бик күп уңай хис-кичерешләр көтә. Ә иң мөһиме, җәен күп мавыктыргыч шөгыльләр табарга була!
Китапханәчеләр балалар өчен «Тере табышмаклар», «Шаян табышмаклар», «Хәйләкәр сораулар», «Башваткычлар», «Ребуслар» дигән төрле интеллектуаль юнәлешләрне үз эченә алган танып белү интерактив уенын әзерләде. Катнашучылар, белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтеп, актив ярышты. Үзләренең белемнәре һәм зиһеннәре белән сокландырды.

(1)20250605_093548
(2)image-04-06-25-03-48
(3)image-04-06-25-04-29
(4)IMG_7927
(5)IMG_7934
(6)image-04-06-25-09-56

Уен программасының йомгак өлешендә һәр команда татлы бүләкләр алды. Ә балаларга нәкъ менә китапларның җәйге каникулларны матур буяуларга буярга, үзләре өчен моңарчы булмаган яңа ачышлар ясарга һәм чын-чынлап онытылмас маҗаралар белән баетырга сәләтле булуын искә төшерделәр. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: