«Без китаплар укыйбыз, кул эшләнмәләре ясыйбыз һәм уйныйбыз» әдәби-уен программасы (6+)

22 октябрьнең болытлы көне шәһәр үзәк китапханәсендә бик шау-шулы һәм күңелле башланды. Прогимназия укучылары барысы бергә китапханәгә килергә булды.  
Балалар, 4 командага бүленеп, балалар язучыларын һәм Александр Пушкин, Самуил Маршак, Ганс Андерсен, Корней Чуковский, Шарль Перро, Сергей Михалков, Николай Носовларның әкият геройларын искә төшерде.

крутите барабан
минута рассуждения
мужская компания
очень увлекательно
с друзьями веселей
увлекательное приключение
мы команда супер

Катнашучыларны программаның «Әкияти винегрет», «Акыллы малайлар һәм кызлар», «Әдәби рулетка» һәм «Спорт иле» дип аталган этаплары көтте. Уйнаганда балалар үз белемнәрен, зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтеп кенә калмады, ә бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүматлар да алды. Катнашучыларга гади булмаган сорауларга җавап бирергә туры килде, һәм алар бу сынауны бик яхшы үтте. 
Чара барышында күбрәк әкиятләр, аларның авторларын һәм геройларын танырга кирәк булды, һәм шуның белән иң укучы команда билгеләнде. Әкиятләр буенча кызыклы биремнәр балаларның күңеленә хуш килде. Ярыш дәвамында алар бар сынауларны да җиңеп чыкты. Барлык балалар да яхшы кәеф һәм көч-дәрман алды! Программа азагында барысы да бик теләп «Иҗади остаханә» мастер-классында катнашты һәм китап кыстыргычлары, төсле карандашлар, елан баласы һәм китап почмагына куела торган кечкенә монстрлар ясады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: