«Барлык балаларның дусты Корней Чуковский: әдәби-уен программасы (6+)

Корней Чуковский юбилеена Үзәк балалар китапханәсендә мәктәп яны лагере балалары өчен «Барлык балаларның дусты Корней Чуковский» дигән әдәби-уен программасы үткәрелде.

Друг всех детей …
1
2
5
6
3
4

Балаларны бу көнне туган көнен билгеләп үтүче Федора Егоровна каршы алды. Уен һәм табышмаклар ярдәмендә балалар алып баручы белән бергә Федораны шәхси гигиена кагыйдәләренә өйрәтте. «Яулыкны җый» бәйгесе әкият героеның шкаф киштәләрен тәртипкә китерергә мөмкинлек бирде. «Иң яхшы тотучы» күңелле уены вакытында кызлар һәм малайлар таякчыклар ярдәмендә бөҗәкләр һәм үрмәкүчләрне җыйды. «Иң төз атучы» уенында балалар таракан рәсеме төшкән кеглиларны бәреп екты. «Фантлар» бәйгесе бик мавыктыргыч узды, балалар төрле биремнәр белән карточкалар алып, аларны үтәде. Бәйрәм әйлән-бәйлән уены белән тәмамланды, балалар анда Федора Егоровнаны туган көне белән котлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: