«Яхшылык юлыннан»: әдәби-уен программасы (6+)

5 июль көнне иң яшь китап сөючеләр өчен 11 нче санлы китапханәдә яраткан балалар язучысы һәм танылган рәссам Владимир Сутеевның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Яхшылык юлыннан» дигән әдәби-уен программасы үтте. 

Дорогою добра
20220705_105638
20220705_101552

Чарага килүчеләр Владимир Сутеевның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның язучы гына түгел, ә иллюстратор, рәссам-мультипликатор да булуы турында белде. Авторның әкиятләрне уң кул белән язуы, ә рәсемне сул кул белән ясавы турында мәгълүмат балалар өчен ачыш булды. Язучының әсәрләре буйлап әкияти сәяхәт кылганнан соң, яшь укучылар әдәби геройларны, сюжетны искә төшерде, ә әлегә кадәр белмәгән әсәрләре белән алып баручы таныштырды. «Сүзне әйтеп бетер», «Әкиятне таны» һәм «Рәсем буенча әкиятне бел» уены ярдәмендә чарада катнашучылар яраткан авторларының «Мышонок и карандаш», «Петух и краски», «Капризная кошка», «Палочка-выручалочка», «Мешок яблок», «Разные колёса», «Кот-рыболов», «Три котёнка», «Дядя Миша» һ.б. танылган әсәрләрен искә төшерде. «Балыкны тот» уены аеруча мавыктыргыч узды. Балалар уңай хис-кичерешләр һәм В.Сутеевның яраткан әсәрләре белән аралашу шатлыгы алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: