«Пушкинны бергәләп укыйбыз» әдәби-уен программасы (6+)

5, 6, 7 июньнәрдә, Россиядә Пушкин көненә һәм А.С. Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан, китапханәдә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Пушкинны бергәләп укыйбыз» дигән әдәби-уен программасы узды. 
Чара шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы турында кереш әңгәмәдән, «Тылсымлы Пушкин илендә» дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итүдән башланды.
Балалар, ике командага бүленеп, Пушкин юлы буйлап мавыктыргыч сәяхәт кылды. Чарада катнашучылар төрле турларда катнашты: әкиятләрдәге гыйбарәләрнең азакларын һәм аларның эчтәлекләрен искә төшерде, «Бөек шагыйрь эзләреннән» әдәби викторинасы сорауларына җавап бирде, яратып укый торган шигырь һәм әкиятләрне сөйләде.

тухляк
1717662549466
1717662568509
1717753960434
1717754022536
DSC02706
DSC02713
DSC02714

Аннан соң чара ЗЯБ бистәсендәге «Ерактагы патшалык» скверында дәвам итте, уен программасының төп геройлары – кызлар һәм малайларны «Күңелле селәүчән», «Бал кортлары» дигән шаян бәйгеләр, «Әкият лотосы» хәрәкәтчән уены, җырлы-биюле күңел ачулар, татлы бүләкләр көтте. 
Чара азагында Пушкин талантын сөючеләр бик теләп яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен һәм аңа багышланган әсәрләрне укыды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: