«Үз тирәбезгә дусларны җыябыз»: әдәби-уен мәйданчыгы (0+)

Яраткан китаплар уку, актив ял, саф һавада дуслар белән төрле уеннар уйнау – компьютер артында утыруга караганда күпкә яхшырак.

соберем
1
3
4
7

18 август көнне 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Дуслык» җирле иҗтимагый үзидарәсе оештырган ишегалды бәйрәмен үткәрүдә актив катнашты. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Үз тирәбезгә дусларны җыябыз» дигән әдәби-уен мәйданчыгы оештырылды.

Китапханә бәйге һәм викториналар, шулай ук иҗади биремнәр әзерләде. Балалар «Бәхетеңне сынап кара» дигән күңелле уенда катнашты, «Табигать могҗизалары» викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирде, табышмаклар чиште. Бәйрәмнең иң актив катнашучылары татлы бүләкләр алды. Чарага килүчеләр «Китап патшалыгы – зирәк дәүләт» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән танышты һәм китапханәбез визиткаларын алды. 

Ишегалды бәйрәме микрорайон халкына онытылмас хис-кичерешләр, уңай тәэсирләр, шатлыклы һәм күңелле мизгелләр бүләк итте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: