«Минем ишегалды – минем шәһәр»: әдәби-уен мәйданчыгы (0)

Ишегалды бәйрәмнәре – ул кешеләрне берләштерергә һәм яхшы кәеф тудырырга ярдәм итүче матур һәм күңелле чаралар. 

18 август көнне ЗЯБ бистәсе 15 нче мәхәлләнең «Дуслык» җирле иҗтимагый үзидарәсе оештырган ишегалды бәйрәме узды. 

мой город
DSC02144
DSC02140

3 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Россия халыкларының Мәдәни мирасы елына багышланган китапханә мәйданчыгын ачып җибәрде. Китап күргәзмәсе әзерләнде, әдәби бәйгеләр, викториналар, уеннар ярдәмендә китапханәчеләр микрорайонда яшәүчеләрне, ял вакытын иң файдалы итеп уздыру чарасы буларак, китап һәм китап укуга җәлеп итәргә омтылды. Һәр кунак үзенә ошаган китап сайлап ала, эскәмия һәм карусельләргә утырып, аны укый алды. Хәтта иң нәни кунаклар да бик теләп китаплар һәм алардагы иллюстрацияләрне карады.  

Ишегалды бәйрәме халыкка матур хис-кичерешләр, уңай тәэсирләр, шатлык һәм күңелле мизгелләр бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: