«Окопка тугры калырмын…» әдәби-сәнгать композициясе (12+)
7 май көнне 10 нчы санлы китапханә, «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XV Халыкара акциясендә катнашу кысаларында, мәктәп укучыларын фронтовик шагыйрь Юлия Владимировна Друнинаның 100 еллык юбилеена багышланган чарага чакырды. Акцияне «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБМУсе оештырды. Китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучыларын Юлия Владимировнаның фронт язмышы белән таныштырды, шагыйрәнең сугыштан соңгы тормышы турында сөйләде. #ЧитаемДетямоВОВ2024 |