«Яңа ел Китап шәһәре» әдәби чыршы (6+)

10 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, яшь укучылар өчен «Яңа ел Китап шәһәре» дигән әдәби чыршы чарасы уздырды.
Яңа ел… Бүләкләр, сюрпризлар, теләкләр белән тулы тылсымлы, матур, шау-шулы бәйрәм. Аны өлкәннәр һәм балалар көтеп ала, өйдә һәм эштә, мәктәптә һәм балалар бакчасында каршылый… 

ваптапо
(1)IMG_3360
(2)IMG_3382
(3)IMG_3425
(4)IMG_3408
(5)IMG_3518

Китапханәче балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, дөньяның төрле илләрендә Яңа елны каршылау гореф-гадәтләре, яңа ел чыршысының барлыкка килү тарихы һәм, әлбәттә инде, бүләкләр таратучы киң күңелле Кыш Бабай турында сөйләде. Чара кунаклары күңелле табышмаклар чиште, кыш турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, кышка багышланган шигырьләр укыды. Чарага «Кыш – могҗизалар чоры» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда балалар өйләрендә уку өчен үзләренә ошаган китапларны сайлап ала алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: