«Тукай: таныш һәм таныш булмаган» әдәби кичәсе (12+)

2 мартта Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен  «Тукай: таныш һәм таныш булмаган» дигән әдәби кичә үткәрде.
Очрашу Тукайның катлаулы һәм вакыйгаларга бай язмышы, язучының тормышыннан кызыклы фактлар, шулай ук аның татар халык мәдәни кодының аерылгысыз өлешенә әйләнгән бик зур әдәби мирасы турында сөйләүне үз эченә алды. 

2Ehv5-XlIZI_zodnM2CoxFV106fSgyhdn5xXhUGeisNL8-JxrqyYG9eUXFn4QXpnfQJ5fy2Ssi8m4uzY2JmyWKY-
31caf333-6798-4ae6-8e8e-95f83ceadc8d
965ae74d-119f-4c00-9880-14d15d8a362e

Аннан соң балалар викторинада катнашты, кара тартмадагы әйберләрне таныды һәм шигъри эстафетада ярышты.
Чарага «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, ул бөек татар шагыйренең гаҗәеп дөньясы белән якыннанрак танышырга ярдәм итте. Студентлар бик күп уңай хис-кичерешләр алды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: